news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачта Бөек Ватан сугышы ветераннарын хөрмәтләделәр

Бөек Җүнең 73 еллыгы уңаеннан, районыбызның сугыш ветераннарына Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллинның Котлау хатларын һәм бүләкләрен тапшырдылар.

(Балтач, 26 апрель, Татар-информ, “Хезмәт”, Гөлзидә Газизуллина). Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан, Балтач районыбызның сугыш ветераннарына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның һәм Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллинның Котлау хатларын һәм бүләкләрен тапшырдылар, дип яза җирле басма.

Бүгенге көндә районда 14 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Аларның сафы елдан-ел кими.

Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин шәхсән үзе ветераннар янында булып, хәл-әхвәлләрен белешеп, Бөек Җиңүгә керткән зур өлешләре, фидакарь хезмәтләре өчен олы рәхмәтләрен һәм котлауларын ирештерде. Шулай ук ветераннарны бәйрәм белән котларга район хәрби комиссариаты хезмәткәре Рафаэль Шакиров, ветераннар советы рәисе Рифат Абдуллин да килгән иде. Алар ветераннарны 9 Май көнне район үзәгендә узачак зур тантаналы чарага чакырдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100