Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балтачта авыл хуҗалыгы техникалары кышкы саклауга куела
Махсус комиссия күмәк хуҗалыкларда бу эшнең торышын тикшерә башлады
(Балтач, 29 октябрь, “Татар-информ”, “Хезмәт”) Балтачта авыл хуҗалыгы техникалары кышкы саклауга куела. Махсус комиссия күмәк хуҗалыкларда бу эшнең торышын тикшерә башлады, дип яза ьирле басма.
Көзге кыр эшләре тәмамланганнан соң механизаторлар-белгечләр өчен тагын бер җаваплы этап башлана. Барлык төр авыл хуҗалыгы техникаларын, тагылма машиналарны, җайланмаларны кышкы саклауга кую бик күп хезмәт һәм тырышлык, җаваплылык сорый. Юып-чистартып, буяп-агартып, кайсын күтәртеп, кайсын ябык түбәле махсус урыннарга урнаштырып айга якын мәш киләләр. Әле бит хуҗалык җитәкчеләре, белгечләре генә түгел, бу эшнең торышын, сыйфатын районнан килгән махсус комиссия дә тикшерә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз