news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачта авыл хуҗалыгы тармагына яшьләр эшкә кайта

Быел Балтач районына авыл хуҗалыгы өлкәсенә барлыгы 7 яшь белгеч эшкә кайткан.

 (Балтач, 9 август, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Зәлия Хәсәнова). Балтач районының «Татарстан», «Яңа тормыш», «Борнак», «Бөрбаш» җәмгыятьләре яшь белгечләргә баеган. Гомумән, быел Балтач төбәгенә авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләргә дип барлыгы 7 яшь белгеч кайткан, дип яза районның “Хезмәт” газетасы.

Дөрес, бүгенгә әле теркәлергә өлгермәгән белгечләребез дә бар. Чөнки һәрбер эшнең үз нечкәлекләре булып, алар белән уртак тел тапканчы, күпмедер вакыт та сорала. Тукай исемендәге җәмгыятьтә яшь белгеч Зөһрә Камалетдинова үз белемнәрен сынап, зоотехник вазифасына алынды. Яшь кызның авыл җирлегенә кайтып, мондый эшкә тотынуы кемнәрдәдер аптыраш та тудырырга мөмкин, ләкин Зөһрә эшен яратып башкаруын әйтә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100