news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтачта авыл хуҗалыгы машиналарына техник күзәтү башланды

Шушы көннәрдә "Сорнай", "Сосна", "Труд" хуҗалыклары имтихан тотты.

(Балтач, 20 март, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Ясминә Шәмсетдинова). Балтач районында авыл хуҗалыгы машиналарына техник күзәтү үткәрә башладылар. Аның беренчесе семинар рәвешендә “Яңа тормыш” хуҗалыгында үткән иде. Алга таба график нигезендә бу төр күзәтүне тикшерү комиссиясе башка хуҗалыкларда эш башлады. Чираттагысы шушы көннәрдә "Сорнай", "Сосна", "Труд" хуҗалыкларында үтте, дип яза район газетасы.

- Бигрәк тә “Сорнай” һәм “Труд” хуҗалыкларында башкарылган эшләр аеруча мактауга лаек. Тракторлар һәм тагылма арбалар төзек, барысы да тәртиптә, буялган, эшкә әзер. Механизаторлар һәм инженерлар белән беррәттән машина-трактор паркында хезмәт куючыларның да үз эшләрен намус белән башкарганнары күренеп тора, - дип бәяләде “Гостехнадзор” оешмасының райондагы бүлек җитәкчесе Марат Габдрахманов.

news_right_1
news_right_2
news_bot