news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтачта авыл бәйрәмнәре дәвам итә

Аның чираттагысы Нормабашта үтте.

(Балтач, 1 август, “Татар-информ”, “Хезмәт”). Рамазан ае тәмамлануга башланган Сабантуй бәйрәмнәре әле дә дәвам итә. Соңгы елларда һәр авылның үзенең бәйрәме – кичке Сабантуйлар иң популяр чараларга әйләнде. Шушы көннәрдә генә нормабашлылар да кунак җыйды, дип яза җирле басма.

Авылы кечкенә булса да, бәйрәме зур булды Нормабашта. Караӊгы төнгә кадәр сузылган тамаша һәркем күӊеленә хуш килгәндер.

Ә эстрада йолдызы Дилә Нигъмәтуллинаныӊ халык яраткан җырларын башкарды. Бәйрәмне үткәрүгә төп матди ярдәм итүче, үзе дә кечкенә генә авылда – Курмалада туып-үскән егет Хәниф Бариев булды. Авылдан чыккан эшмәкәр Фоат Борһанов та бәйрәмгә үзенеӊ саллы өлешен керткән. Бу тамашаны оештыручыларга, алып баручыларга һәркем рәхмәтен белдерде, киләчәктә бу бәйрәм тагы да матур төсмерләр алсын, дигән фикер белән таралыштылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot