news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтачта "Автоледи" бәйгесендә җиңүче республика ярышында район данын яклаячак

Бәйгедә гүзәл затларның теоретик белемнәре һәм машина йөртү осталыклары тикшерелде.

(Балтач, 27 июль, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Миләүшә Гафурова). «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» оешмасының Балтач бүлеге, район ЮХИДИ бүлеге һәм ДОСААФ оешмалары тарафыннан бүген «Автоледи - 2018» район конкурсы үткәрелде, дип яза җирле басма.

Конкурс ике өлештән торды: беренче өлештә гүзәл затларыбызның юл йөрү кагыйдәләрен никадәр яхшы белүләре, ягъни теоретик белемнәре тикшерелде. Икенче өлештә машина йөртү осталыклары сыналды.

Ике конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүгә Светлана Хәялиева лаек булды, икенче урында Зилия Гыйльметдинова , өченче-дүртенчедә Миләүшә Ермолаева һәм Гөлназ Җиһаншина. Светлана 15 август көнне булачак республика ярышында район данын яклаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot