news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтачта "Автоледи-2018" җиңүчесен ачыклаячаклар

Әлеге конкурс ике өлештән тора: беренче өлештә юл йөрү кагыйдәләре буенча теоретик белемнәр тикшерелә, икенче өлештә машина йөртү осталыгы сынала.

(Казан, 22 июль, "Татар-информ", "Хезмәт", Лилия Һадыева). Балтачта «Автоледи-2018» җиңүчесен ачыклаячаклар, дип хәбәр итә район газетасы. 
 
Әлеге конкурс ике өлештән тора: беренче өлештә юл йөрү кагыйдәләре буенча теоретик белемнәр тикшерелә, икенче өлештә машина йөртү осталыгы сынала.
 
25 июль көнне сәгать 10да ДОСААФта “Автоледи-2018” бәйгесе узачак. Әлеге конкурс ике өлештән тора: беренче өлештә юл йөрү кагыйдәләре буенча теоретик белемнәр тикшерелә, икенче өлештә машина йөртү осталыгы сынала. Балтачның һәрбер гүзәл затын әлеге бәйгедә катнашырга чакырабыз. 
 
Конкурста катнашу өчен ЮХИДИ бүлегенә 2-47-38 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә була. 25 июль көнне катнашучыларның үзләре белән паспорт, машина йөртү таныклыгы, транспорт чарасының регистрация документлары булырга тиеш, машинаның катнашучының үз исемендә яки генераль рөхсәтле булуы шарт.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot