news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачта "Автобабай-2018"нең җиңүчесен ачыкладылар

Конкурсның максаты- тәҗрибәле машина йөртүчеләрне юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалауга тарту.

(Казан, 17 сентябрь, "Татар-информ", "Хезмәт", Гөлзидә Газизуллина). Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясендә 60 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге машина йөртүчеләр арасында “Автобабабй-2018” конкурсы үткәрелде, дип яза Балтач газетасы.
 
Конкурсның максаты тәҗрибәле машина йөртүчеләрне юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалауга тарту.
 
Бәйгедә катнашучылар иң элек юл йөрү кагыйдәләрен белү дәрәҗәсен күрсәттеләр, ә аннан соң автодромда машина йөртү буенча көч сынаштылар. Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны Рәис Зыятдинов яулады. Ул район данын яклап, Өлкәннәр көненә багышланган конкурсның 2 октябрьдә Казанда узачак республика этабында катнашачак.
 
Район конкурсында җиңүчеләрнең барысына да истәлек бүләкләре тапшырылды. Икенче урынга – Илфак Хисамов, өченче урынга конкурста катнашучы бердәнбер гүзәл зат - Гөлзада Хөснетдинова лаек булды. Рамазан Фәрзиев – дүртенче, Билсур Гарипов бишенче булдылар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100