news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачта ат чабышлары сезоны ачылды

Ярышларга нәтиҗә ясаганда район башлыгы Рамил Нотфуллин бу мәсьәләгә хужалык җитәкчеләренеӊ әлегә кызыксынулары җитми, дип билгеләп узды.

(Балтач, 5 июнь, “Татар-информ”, “Хезмәт”). Районныӊ ат спорты федерациясе ат чабышларыныӊ тәүге бәйгесен 2 июнь көнне үткәрергә карар кабул итте. Рәсми рәвештә 43 ат теркәлү узды. Ярышка Нократ Аланы, Питрәч, Кукмара, Биектау кебек төрле төбәкләрдән килүчеләрнеӊ булуы, ат спортын аларда да үз итәләр икән, дигән нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә, дип яза җирле басма.

Бу сезонда беренче генә ярыш булса да, чабышлар узачак мәйданнарны тәртипкә китерү, трассаны әзерләүдә күп көч куелган, исән-имин ярышларныӊ тәмамлануында оештыручыларныӊ өлеше зурдан иде. Ярымтокымлы айгыр атлар 1800 метрлы озынлыкта көч сынашты. «Алга» хужалыгыннан «Энергон» кушаматлы ат (җайдагы Рафил Ибраһимов) беренче булып килде. Икенчедә шушы ук хужалыктан «Резвый» (Николай Лялин), өченчедә Арчадан «Эксклюзив татарин» (Рамил Рахматуллин), дүртенчедә «Арбор» хужалыгыннан «Буян» кушаматлы чабышкы (Илназ Шакирҗанов) килде. Ярымтокымлы бия атлар арасында 1200 метр озынлыкта булган узышта беренчелек күршеләрдә булды, Кукмараның Илнур Гобәйдуллин хужалыгыннан «Экзотика» (җайдагы Николай Дяямн) финиш сызыгын беренче үтте, икенчедә «Бөрбаш» хуҗалыгыннан «Загира» (Александр Александров), өченчедә тагын бер «Экзотика», монысы «Смәел» хужалыгыннан (Ринат Шәйхетдинов), дүртенчедә «Якты юл»дан «Линда» (Андрей Ишмурзин) булды,Чистатокымлы бияләр арасында да шушы ук озынлыкта иң көчлеләр ачыкланды. Беренче урында «Кызыл юл»дан «Мелодия» (Рузил Рахматүллин), икенче булып «Сосна» хуҗалыгыннан күпләргә таныш «Санадор» (Илсаф Муллагалиев) килде, өченчедә шулай ук билгеле ат- «Активист»тан «Бадалина» (Илмир Шәрифуллин) булды.1800 метр озынлыктагы араны чиста токымлы айгыр атлар арасында иң җитезе булып читтән Нократ Аланыннан «Брайтон» кушаматлы ат (Владимир Семенов) танылды. Икенчедә Питрәчтән «Гренд Бой» (Александр Александров), өченчедә «Татарстан» хуҗалыгыннан «Реджен» (Ранис Таҗетдинов), ә дүртенчедә Нократ Аланнан «Сувар» (Александр Крайнов). Гарәп токымлы атлар сан ягыннан күп булмаса да, аларның чыгышы һәрвакыт тамашачыда зур кызыксыну уята. Сезонның тәүге ярышында, 1200 метр озынлыктагы арада «Маяк» хужалыгыннан «Тавр» (Ринат Шәйхетдинов) беренчелекне бирмәде, икенче булып Азат Дәүләтшин хуҗалыгында тәрбияләнүче «Алма-Ата» (Артем Миронов) килде, өченчедә Кукмарадан, Миңнехан Галимов хуҗалыгынннан «Маграна» (Николай Лялин) булды.Ярышларны югары дәрәҗәдә оештыруда матди ярдәм күрсәтүче «Водстрой» (җитәкчесе Рифат Закиров) , «Мелиоратор» (Хәниф Бариев), «Мегаом» (Раиф Гафиуллин), «Сельхоззапчасти» (Хәлил Нәҗметдинов), «Земля» (Гәбделхәй Бариев) ширкәтләре, шәхси эшмәкәрләр Тәлгат Газизов, Алмаз Гыйләҗев, Азат Дәүләтшин, Рөстәм Исмаиловларга оештыручылар бик рәхмәтле булды. 

Ярышларга нәтиҗә ясаганда район башлыгы Рамил Нотфуллин бу мәсьәләгә хужалык җитәкчеләренеӊ әлегә кызыксынулары җитми, дип билгеләп узды. Һәр җирлектә татар халкыныӊ горурлыгы булган чабышкы атларны булдыру, тәрбияләү мәсьәләсе җитәкчедән тора, бу очракта алар булган мөмкинлекләрен файдаланмыйлар, диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100