Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балтачта аракы сатучы берәүнең эше судка бирелгән
Балтач бистәсенең Комсомол урамында яшәгән берәү 5 литрлы канистра белән алькогольле сыекчаны шешәләргә тутырып сатуны оештырган.
(Балтач, 4 октябрь, "Татар-информ", "Хезмәт"). Балтач бистәсенең Комсомол урамында яшәгән берәү 5 литрлы канистра белән алькогольле сыекчаны шешәләргә тутырып сатуны оештырган, дип яза җирле басма.
Әмма, кырын эш кырык елдан сон да беленә шул. Нәтиҗәдә, легаль булмаган бизнес хуҗасына полиция хезмәткәрләре тикшерү белән керәләр, үткәрелгән тикшерү буенча алынган алькогольле булган сыекча сәламәтлек өчен зыянлы дип табылган. Тикшерү эшләре тәмамланып, эш судка бирелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз