news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачта алты яңа сөтчелек комплексы төзеләчәк

Алар 800-1100 башка исәпләнгән.

(Казан, 27 апрель, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Балтач районында 6 яңа сөтчелек комплексы төзеләчәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин хәбәр итте.

“Райондагы 6 хуҗалык хәзерге вакытта комплекс төзеләчәк җирне рәсмиләштерү буенча эш алып бара. Комплекслар кимендә 800 башка, иң күбе 1100 башка исәпләнәчәк”, – диде идарә җитәкчесе.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100