news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачта Алмаз Нотфуллин истәлегенә багышланган татарча көрәш ярышлары узды

Яӊгул көрәшчеләре җиңүне үз кулларыннан җибәрмәделәр.

(Балтач, 24 февраль, "Татар-информ", "Хезмәт"). Балтачның «Хыял» яшьләр үзәгендә 2000 елда һәм аннан соӊгы елларда туган укучы балалар арасында Алмаз Нотфуллин истәлегенә багышланган татарча көрәш ярышлары булып узды, дип яза җирле басма.

Бәйгене башлап җибәргәндә район башлыгы Рамил Нотфуллин яшь көрәшчеләргә фатиха биреп, җәрәхәтләр алмыйча, матур алымнар күрсәтеп, бәйрәм алдыннан егетлекләрен күрсәтергә чакырган иде. Теләкләр кабул булды, тамашачы матур алымнар да, җиӊүгә омтылыш булганда аӊа ирешергә мөмкин булуын да үз күзләре белән күрде. Командалар арасында беренчелекне бу елда да Яӊгул көрәшчеләре үз кулларыннан җибәрмәделәр. Ел саен осталыкларын арттыра барып, лидерлар сафына баскан Смәел командасы икенче урында, ә Чепья командасы өченчедә булды.

Җиӊүчеләр арасында бәйгенеӊ баш батыры өчен махсус призга Салавыч авылы егете Нурвил Дәминов лаек булды. Кискен көрәштә, үзеннән авырырак булган Инсаф Рафиковтан өстен чыгып, ул үзенеӊ чын батыр икәнен раслады. Иӊ матур көрәш алымнары күрсәткән өчен Фәнис Шәрипов куйган махсус бүләкләргә дә хуҗалар табылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100