news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачта 71 яшьлек комбайнчыга район башлыгы бүләге тапшырылды

«Дуслык» күмәк хужалыгы комбайнчысы 71 яшьлек Сәлим Вафин район башлыгыныӊ беренче вымпелын алды.

(Балтач, 19 август, "Татар-информ", "Хезмәт"). Балтачта урып-җыю эшләрендә җитештерүчәнлекне арттыру, тиз һәм сыйфатлы эшләүне тәэмин итү һәм өстәмә матди стимул булдыру максатыннан, район башлыгы Рамил Нотфуллин комбайнчылар арасында район башлыгы призына махсус ярыш оештыру турында карарны имзалады, дип яза җирле басма.

Атна саен иң алдынгы комбайнчы билгеләнәчәк, аңа 2000 сум акча һәм вымпел тапшырылачак. «Дуслык» күмәк хужалыгы комбайнчысы 71 яшьлек Сәлим Вафин район башлыгыныӊ беренче вымпелын алды.

Вымпел белән бергә хәйран гына күләмдә акчалата бүләк тә бар. Суммасы миллионнар булмаса да, барлык гомерен икмәк үстерүгә багышлаган аксакалга күрсәтелгән игътибар озак еллар аныӊ күӊелендә сакланыр.

Сәлим Вафин 71 яшен тутырып килсә дә, штурвал артында. Заманында нинди генә техникада эшләмәдем, комбайнчы булып 26 сезонны башладым, ди ул. Аныӊ бер улы – Азат үзендә ярдәмче булып эшли, икенче улы Самат хуҗалыкныӊ булдырып эшли торган шоферы – «Камаз»да, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100