news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачта 260 төп агач утыртылды

Истә калдырырга кирәк әле бу агачны, үзем утырткан идем дип горурланып йөрермен, диде эштә катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров.

 (Балтач, 3 октябрь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Зәлия Хәсәнова). Балтач районында бик игелекле эш эшләнде, "Балтач" универсаль спорткомплексы һәм районның үзәк хастаханәсе территорияләренә 260 төп агач утыртылды. Шулай итеп, райондашларыбыз “Яшә, урман!” акциясенә кушылды, диелә төбәкнең “Хезмәт” газетасы хәбәрендә.

Иртәнге сәгатьләрдә явып узган яңгырны да яхшыга гына юрады бирегә килүчеләр. Яшь нарат, чыршы үсентеләренә көч бирү өчен бик яхшы булды әле ул, дип сөенүчеләр дә табылды.

Район башкарма комитетының бүлек белгечләре, финанс-бюджет палатасы, мәктәптән тыш эшләр үзәге, "Балтач" универсаль спорткомплексы, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, үзәк хастаханә коллективларын һәм «Бердәм Россия» патиясенең тарафдарлары әлеге эштә бик теләп катнашып, киләчәктә үзләре кылган изгелек белән горурланачакларын белдерделәр. Район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров та әлеге эшкә бик теләп өлеш кертте: “Истә калдырырга кирәк әле бу агачны, үзем утырткан идем дип горурланып йөрергә. Үсеп кенә китә күрсен инде”, - дип шаяртты.

Моңсу иртәдә чиләк, көрәкләр белән эшкә дә ничектер моңсуланып килгән райондашларыбыз, агачларны кулларына алуга ук җанланып киттеләр. Көзге көннең елаклыгына игътибар итмичә, тотынган эш тора-бара бик күңеллегә әйләнде. Әлеге бердәмлек районыбыз авылларына да күчеп, аларда да бу акция бик оешкан төсмер алсын иде, диелә Балтач районы газетасында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100