news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачта 25нче ел язгы каникулларда «Коръән уку» бәйгесе үткәрелә

Балтач районында 1993 елдан бирле, чирек гасыр буе туктамыйча, даими оештырылган Коръән уку бәйгесенеӊ чираттагысы узды.

 Балтачта каникулныӊ беренче көне иман белән узды
(Балтач, 26 март, “Татар-информ”, “Хезмәт”). Балтач районында 1993 елдан бирле, чирек гасыр буе туктамыйча, даими оештырылган Коръән уку бәйгесенеӊ чираттагысы узды, дип яза җирле басма.

 Балтач үзәк мәчетенә җыелган 300дән артык шәкертләр, кыз һәм егетләр төркеменә бүленеп, 7 юнәлеш буенча иӊ-иӊнәрне ачыкладылар. Нәтиҗә ясаганда, үзәк мәчет һәм авыл мәчетләреннән тупланган акчага 95 бала саллы бүләкләргә ия булдылар. Шуныӊ өстенә, бәйгегә килгән һәр балага аерым буләк тапшырылды.

Республикабыз Баш казые, район мөхтәсибе, Бөрбаш авылы имамы Җәлил хәзрәт бу җыеныӊ әһәмиятен аныӊ даими үткәрелуендә һәм урыннарда балалар белән эшләүдә зур этәргеч булуында күрә.

- 1993 елда Бөрбаш авылында республикабызда беренчеләрдән булып, зур итеп шушындый дәрәҗәле «Коръән уку» бәйгесен уздырдык. Анда да 300 дән артык шәкерт катнашкан иде. Казаннан кайткан остазым Габделхак Каюмов бик әсәрләнеп, тукталмасын иде бу бәйрәм, дип соклануын белдергән иде. Догасы кабул булды, менә 25 ел буе бу бәйгебез шушы сандагы бала белән даими үткәрелеп килә, – диде ул.

Кулларына бүләкләр, күӊелләренә иман өстәп бәйгедән таралган шат йөзле балаларыбызны күргәч, киләчәктә динебез яшәр, иманыбыз үсәр, дигән ышаныч тагын да ныгыды, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100