news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачта 25 еллык тарихы булган көрәш ярышлары тулы заллар җыйды

Көрәштә яңгуллыларга тиңнәр табылмады. Тәкәне дә, күчмә Кубокны да, юбилей хөрмәтенә эшләнгән махсус Кубокны да алар алып китте.

(Балтач, 15 ноябрь, "Татар-информ", "Хезмәт", Нурзада Сәмигуллин). “Балтач” спорт комплексы 12 ноябрь көнне караңгы төнгә кадәр шау килеп торды. Район мәдәният үзәгенең Эрик Васенкин җитәкчелегендәге балалар бию ансамбле чыгышыннан соң, ярышларны тантаналы төстә ачу башланды, дип яза җирле басма.

Ул вакыттагы хуҗалык җитәкчесе Сәйдәш Исрафилов сүз алып, барлык кунакларны шушы олы бәйге белән котлап, үз янына моннан 27 ел элек шушы ярышларны башлап җибәреп, шушы көнгә кадәр ярышларны уздыруда хезмәт куючы Наил Мәрдановны, Нурзада Сәмигуллинны җәмгыятьнең Рәхмәт хаты һәм танылган шагыйребез Гарифҗан Мөхәммәтшинның әле генә табадан төшкән “Кариле-Кара иле” китабы белән/Сәйдәш Мәгьсүм улы үзе дә шушы бүләкләргә лаек булды.Н.С./, Наил Гарифуллинны, Фәнис Шәриповны, 1990 елда узган беренче ярышта призлы урыннарны яулаган егетләрне, бүгенге көндә алар традициясен дәвам итүче яшь буын вәкиле Әдел Фазылҗановны бүләкләде.Аннан сүз алган район башкарма комитет җитәкчесе Рамил Шакиров шушы ярышларның дәвамчысы Булат Исрафиловка район башлыгының Мактау таныклыгын тапшырды. ГТО ның алтын билгеләрен спорт мәтәбе директоры Эмиль Гариповның, танылган көрәш остасы-тренер Ринат Хәйретдиновларның күкрәкләренә такты. Әйткәнемчә, сюрпризларга бай булды, ярыш. Шушында ук, ярышлар башланганчы җирле үзидарә җитәкчеләре кул көрәштерсә, җәмгыять җитәкчеләре таяк тартуда үз көчләрен сынадылар Призлы урыннарны яулаган Гатауллин Тимур, Салихҗанов Рафил, Мухин Сергей, Исрафилов Булат/Тимирязев исем.җәмг./, Рамил Мөхәммәтгалиев/Тукай исем.җәмг./Хәйруллин Фердинандлар да/”Кызыл юл”/бүләксез калмады.Бәйгегә тамашачы җыю ысулын да тапканнар, нормалылар. Тамашачылар үз урындык асларыннан “приз” дигән язуларны эзләделәр. Алары да озак көттермәде,үз хуҗаларын таптылар.Салавычтан Әлфис Гыйләҗетдинов, Балтачтан Байрон Рәхмәтуллин. Нормадан Рамил Зәйнетдинов 1 цөнтнер ашлык белән бүләкләнделәр. Акчалата бүләкләрне дә хуҗалар агачтан махсус ясалган “шкатулка”ларга салып бирделәр. Менә бит нинди хикмәтле булды юбилей ярышлары.

Ә инде көрәшебезгә килсәк, шушындый җитәкчеләребез аркасында көрәшебез елдан-ел камилләшә бара. Быелгы ярышларга да 19 төбәктән 103 көрәшче килеп, үз араларында Татарстан Чемпионатына бару өчен иң көчлеләрне барладылар. Һәтта, элекке көрәшчебез Наил Садыйков та иң зур үлчәү авырлыгында яшьләр белән бил алышып, күптән инде онытылып барган көрәш алымнарын чарлады. Үсеп килүче буын вәкилләренең дә –Самат Мөҗипов/әтисе Разил беренче ярышларның чемпионы булган кеше.Н.С./, Дилүс Нуриев, Ислам Галимов, Илназ Минмуллин, Булат Вафин, Дилүс Сабиров,Илдан Әхмәтхановларның көрәшен карап та ,киләчәгебез өчен сөенеп утырдык.100 килограмм үлчәү авырлыгында моңарчы күрелмәгән хәл кабатланды, 23 көрәшче бил алышты.Бу үлчәүдә безне үзенең осталыгы белән Яңгулдан Руслан Рәфыйков аеруча сокландырды. Ә команда беренчелеге өчен барган көрәшне әйтеп торасы да юк. Һәркемнең җәмгыять куйган тәкәгә хуҗа буласы килде. Барыбер, яңгуллыларга тиңнәр табылмады. Тәкәне дә, күчмә Кубокны да, юбилей хөрмәтенә эшләнгән махсус Кубокны да алар алып китте. Икенче урынга “Арбор”, өченчегә Тукай исемендәге җәмгыять көрәшчеләре лаек булды.Башлангыч чорларда беренчелекне гел үзләрендә тоткан келәм хуҗаларына дүртенче урын белән канәгатьләнергә туры килде, диелгән район хәбәрендә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100