news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтачта 15 яшүсмергә тантаналы төстә паспорт тапшырдылар

Балаларга истәлекле брошюралар бирделәр, бергә фотога төштеләр.

(Балтач, 8 июнь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Гөлзидә Газизуллина). Балтачта 15 яшүсмергә тантаналы төстә паспорт алды. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Люция Нигъмәтҗанова паспортның ничек барлыкка килүенең тарихы белән таныштырып узганнан соң, паспортларны яшүсмерләргә Федераль миграция хезмәтенең Балтач бүлекчәсе җитәкчесе Рамил Хафизов тапшырды, дип яза җирле басма.

Район ветераннар советы рәисе Рифат Абдуллин, яшьләр һәм спорт бүлегенең әйдәп баручы белгече Айсылу Нуриева да җылы теләкләр ирештерде. Балаларга истәлекле брошюралар тапшырдылар, бергә фотога төштеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot