news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачта 15 бала тәрбияләүче гаилә «Ата-ана даны» ордены белән бүләкләнде

Россиядә «Ата-ана даны» орденын сигез гаиләгә тапшыралар.

Балтачта 15 бала тәрбияләүче гаилә «Ата-ана даны» ордены белән бүләкләнде
https://agro.tatarstan.ru

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә гаилә институтын ныгытуда һәм балалар тәрбияләүдә казанышлары өчен «Ата-ана даны» ордены белән сигез гаилә, тагын ике гаилә орден медале белән бүләкләнә. Балтач районының Пижмар авылында яшәүче күп балалы Мөхәрләмовлар гаиләсе дә «Ата-ана даны» орденына лаек булды. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Хәбир Мөхәррәмов — гади комбайнчы-тракторчы. Хатыны Алсу белән алар 15 бала тәрбияләп үстергән. Алар барысы да хезмәтнең тәмен тоеп, эшләп үсәләр, бу аларга тормышта үз юлларын табарга ярдәм итәчәк», диелә министрлык хәбәрендә.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин РФ Дәүләт бүләкләрен тапшыру турындагы карарга имза куйган. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында чыкты.

«Ата-ана даны» ордены 2008 елның 13 маенда гамәлгә куелган. Аны җиде һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче ата-аналарга һәм уллыкка алучыларга бирәләр. Бүләк алган гаиләгә бер тапкыр 100 мең сум күләмендә акча да бирелә.

Әлеге гаилә турында министрлык 2019 елда да язган булган. «Өлкән бала Хәлилнең үзенең 2 баласы, кече бизнесы бар. Шамил юлчы-грейдерчы булып эшли, Рамил — төзүче, Альберт — заводта, Айсылу балалар тәрбияли, Әсаф — коткаручы, Инсаф — юл хезмәтендә тракторчы,  Гилүсә — шәфкать туташы. Ранил һәм Данил  лицейда укыйлар, программист һәм автомеханик булу турында уйлыйлар. Ә кечеләре Гөлинә, Гөлчәчәк, Алия, Илүс һәм Зөһрә мәктәптә укый», диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100