news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтачта 12 яшьлек бала машина урлауда катнашкан

Бер төркем яшьләр Балтач Үзәк хастаханәсе яныннан төнлә җиңел машина урламакчы була, әмма, этеп йөреп карасалар да, машинаны кабыза алмыйлар.

(Балтач, 29 гыйнвар, "Татар-информ", "Хезмәт", Вакыйф Зәкиев). Татарстанның Балтач районында балигъ булмаган балалар комиссиясе утырышында 4 сыйныф укучысының төркем белән машина урлауда катнашу очрагын тикшерделәр, дип яза районның "Хезмәт" газетасы.

Тикшерүгә китергә бу хәл 2016 елның декабрь ахырында була. Бер төркем яшьләр Балтач Үзәк хастаханәсе яныннан төнлә җиңел машина урламакчы була. Әмма, этеп йөреп карасалар да, машинаны кабыза алмыйлар. Алар белән бергә булган укучы бик яшь булганлыгы аркасында гына җинаять җаваплылыгына тартылмаган, диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot