news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтачныӊ үз медале булачак

Балтач район Советы утырышында «Балтач муниципаль районы алдындагы казанышлары өчен» медале булдыру турында карар кабул ителде.

(Балтач, 31 июль, “Татар-информ”, “Хезмәт”). Балтач район Советы утырышында «Балтач муниципаль районы алдындагы казанышлары өчен» медале булдыру турында карар кабул ителде, дип яза җирле басма.

Әлеге медаль районның социаль-икътисадый, мәдәни үсешенә зур өлеш керткән балтачлыларга шәхси казанышлары өчен биреләчәк. Бу медальгә кеше бер генә тапкыр лаек була ала. Һәм ул районның иң югары бүләге статусын алачак, моңа кадәр район башлыгының Мактау таныклыгы иң югары бүләк саналды.

news_right_1
news_right_2
news_bot