Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балтачның Үзәк мәчете каршындагы «Мәгърифәт мәркәзе»ндә хатын-кызлар күлмәкләр тегә
Татарстан вице-премьеры Васил Шәйхразиев үзәк эшчәнлеге белән танышты.
(Казан, 23 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Балтачның Үзәк мәчете каршындагы «Мәгърифәт мәркәзе» рухи-мәгърифәтчелек үзәгендә хатын-кызлар үзләренә күлмәкләр тегә. Бүген үзәк эше белән ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев танышты.
«Милли хәзинә» остаханәсе инде ун ел эшли. Монда 14 хатын-кыз быел гыйнвар аеннан шөгыльләнә башлады Грант акчасына быел 300 мең сумга яңа тегү машиналары сатып алганнар. Остаханәдә шамаил түгәрәге дә эшләп килә, үзләре милли бизәкләр белән сумкалар да тегәләр.
«Минем элек әбиләр кигән сыман бала итәкле күлмәкләр тегеп киясе килә иде. Шушында өйрәндек тә инде», — дип сөйләде Пүскән авылыннан Әминә апа. «Мин үлчәүләр алып, кисәргә, өлгеләр әзерләргә өйрәтәм», — диде «Мәгърифәт мәркәзе» үзәге җитәкчесе Айгөл Хәлиуллина «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Шушы үзәктә «Әс-сәләм» тәрбия үзәге дә бар, төрле яшьтәге 23 бала дини тәрбия ала. Нәниләр кунакларга догалар да укып күрсәттеләр. Үзәктә, шулай ук, мәдрәсә дә бар, анда якынча 150 дән артык кеше белем ала. Ике ел элек Милли мәгариф музее ачылган.
Васил Шәйхразиев гаиләнең роле зур булуын әйтте. «Әгәр әти-әнисе белемле, динле, әхлаклы булса, балалары да шулай. Юк икән, монда гына белем биреп файдасы юк», — диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз