news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтачның яшь юл инспекторлары рейдка чыкты

Алар штраф салмады, “Ш” билгесе булмаганнарга үзләре ябыштырды.

(Балтач, 8 декабрь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Гөлзидә Газизуллина). Балтач урта мәктәбенең яшь юл инспекторлары ЮХИДИ һәм «Хыял» үзәге хезмәткәрләре белән берлектә юлларга чыкты, дип яза җирле басма.

Алар машиналардагы "Ш" (шипы) билгесенең барлыгын тикшерде. Әлеге тикшерүгә карашлар да, фикерләр дә төрле булды. Кемдер гаебен таныды, икенчеләре акланды.
– Иң мөһиме, гаеплеләрне бу көнне штрафка тартмадык. Әлеге тамгалары булмаганнарга, аны үзебез ябыштырдык, – ди яшь инспекторлар хәрәкәтенә быел гына килеп кушылган 6 сыйныф укучысы Азат Батыршин.

news_right_1
news_right_2
news_bot