news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачның яшь шахматчылары диплом һәм кыйммәтле сертификатка ия булды

Шулай ук әлеге турнирда 2007нче елгы һәм яшьрәк балалар арасында Бөрбаш авылыннан Әмир Абдрахманов чемпион калу бәхетенә иреште.

(Балтач, 28 март, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Гөлзидә Газизуллина). Сәләт йортында Əдип Əлмир кубогына чираттагы шахмат турниры үткәрелде, дип яза җирле басма.

Районның яшь шахматчылары да әлеге ярышлардан читтә калмады.Турнирда республикабызның иң көчле 30дан артык уенчысы катнашты. Балтачтан Данил Закиров, Дилә Закирова, Азат Хөрмәтуллин һәм Әмир Абдрахманов үз көчләрен сынап карадылар. 2006 елда туганнар һәм аннан өлкәнрәкләр арасында Азат Хөрмәтуллин 2нче урынны яулады. Ул бүгенге көндә районның иң яхшы уенчысы санала. Шулай ук әлеге турнирда 2007нче елгы һәм яшьрәк балалар арасында Бөрбаш авылыннан Әмир Абдрахманов чемпион калу бәхетенә иреште. Әмир районның өметле, көчле уенчыларыбызның берсе. 9яшьтә генә булуына карамастан, турнирларда гел беренче урынны алып килә.

Әлеге турнирда Азат белән Әмир диплом һәм кыйммәтле сертификат белән бүләкләнделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100