news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтачның яшь “Форпост”чылары үзара көч сынашты

“Факел” клубы базасында үткән бу ярышларда Норма һәм Балтач мәктәбе командалары катнашты.

(Балтач, 12 ноябрь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Ясминә Шәмсетдинова).“Факел” клубы базасында Балтач һәм Норма урта мәктәпләренең яшь “Форпост”чылары уңганлыкта, җитезлектә көч сынашты, дип яза җирле басма.

Патриотик тәрбиягә игътибарны арттыру, спортка мәхәббәт тәрбияләү, дуслык җепләрен ныгыту максатыннан оештырылган әлеге чара укучыларның үзләренә дә, тамаша кылырга, көч биреп торырга килгән әти-әниләренә дә бик ошады.

Беренче, икенче урыннарга Балтач мәктәбеннән Тимур Хәләлиев, Әмир Бариевлар лаек булса, өченче урынны Нормадан Алинә Якупова яулады.

news_right_1
news_right_2
news_bot