Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балтачның ял паркында автокинотеатр ачылды
Татарстанның Балтач районында Кино елына йомгак ясадылар.
(Балтач, 6 декабрь, "Татар-информ", "Хезмәт", Гөлзидә Газизуллина). Россиядә Кино елын йомгаклау максатында, Татарстанның Балтач район үзәгендә район кино оешмасы һәм “Татаркино” Татарстан кинематографлар берлеге белән мәдәни чаралар узды. Бу хакта районның "Хезмәт" газетасы яза.
5 декабрьдә Балтач урта мәктәбе һәм гимназиясенең башлангыч сыйныф укучылары игътибарына Халыкара мөселман киносы фестиваленең балаларга багышланган фильмнары күрсәтелде. Ә кичен мөхтәрәм кунаклар катнашында “Сабантуй” ял паркында автокинотеатр ачу тантанасы булды.
Аннан соң исә Мәдәният үзәгендә өлкән буын вәкилләре, авыл җирлекләре, мәгариф учреждениесе хезмәткәрләре игътибарына күренекле кинорежиссер Олег Суровның “Заман сулышы” исемле авторлык фильм-проектын тәкъдир итү оештырылды.
Татарстанда кино сәнгате үсешен, кино төшерүчеләрнең буыннан буынга күчеп килгән традицияләрен, яңа һәм иске технологияләрнең бергә үрелә баруын Казан киностудиясе, "Татаркино", шулай ук хосусый күчмә музей өчен коллекция туплаучылар Олег Суров һәм Виктор Клячкин тәкъдим иткән кино сәнгатенә кагылышлы экспонатлар – кинопроекторлар, тавыш яздыру җайланмалары, иске фото һәм видеокамералар, яктырту җиһазлары балтачлыларда зур кызыксыну уятты.
Соңрак тамашачылар Татарстан тарихы турында документаль фильм карады. Республика турында 2000 нче елларга кадәр булган тарихи фактлар мизгел эчендә күз алдыннан үтте. Тамашылар шулай ук Халыкара мөселман киносы фестивалендә зур бәя алган Руслан Вәлиевның Әфган сугышында шәфкать туташы булып эшләгән Җиһангирова хакында “З/к” исемле кыска метражлы фильмын да күрә алды. Яшь булуына да карамастан, тирән мәгънәле фильм төшерүче Русланга балтачлылар киләчәктә дә иҗади уңышлар теләде.
Киночылар арасында матур бер гадәт яши – кино әзер булышка тәлинкәгә теләк языла һәм аны бәхеткә юрап ваталар. Әмма әлеге чарада тәлинкә ватылмады. Теләкләр язылган тәлинкә Русланга истәлеккә бүләк ителде һәм истәлеккә фотога төшелде.
"Әлеге киң масштаблы чараларның иң беренчесе безнең районда уза һәм бу зур горурлык. Балтачлылар кино сәнгате турында күпме мәгълүмат белүдән тыш, күчмә музей эскпонатлары белән танышты, “Татаркино” берлеге, Татарстанның кинематографлар союзы вәкилләре белән күзгә-күз очрашты. Мөхтәрәм кунакларның район халкы өчен зур вакыйга булган – “Сабантуй” ял паркында авто-кинотеатрны ачу тантанасында катнашып, куанычларбызны уртаклашуы да безнең өчен зур дәрәҗә", – диде үз чыгышында район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов.
Кино сәнгате күп җирлекләрдә тукталган чагында да, районыбызда әлеге юнәлешне саклап калган район кино оешмасы директоры Радик Михайловның "Татаркино" оешмасы җитәкчесе Владимир Батраков тарафыннан Мактау таныклыгы белән бүләкләнүе әлеге чараның күркәм мизгеле булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз