news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтачның Яңа ел алды ярминкәсенә Кыш бабай белән Кар кызы да килде

Район башлыгы Рамил Нотфуллин, Балтач Яңа елга әзер, дип саный.

 (Балтач, 30 декабрь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Зәлия Фәйзрахманова). Татарстанның Балтач бистәсе үзәгендә авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре, авыл җирлекләре катнашында кышкы ярминкә узды, дип хәбәр итә районның “Хезмәт” газетасы.

Биредә Яңа ел алды рухы һәр җирдә сизелеп тора, муллык бәйрәме булган ярминкәгә Кыш бабай белән Кар кызы да килгән иде. Алар балтачлыларны якынлашып килгән бәйрәмнәр белән ихлас котлап, киләчәктә дә муллык, һәркемгә уңышлар теләделәр.

Ярминкәдә муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин сәүдә барышын күзәтеп, җирле авыл хуҗалыгы һәм оешма-предприятиеләре, эшмәкәрләр җитештергән товарлар белән танышты, шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән товарларның ни дәрәҗәдә сатылуы хакында сорашты, сыйфат ягы белән кызыксынды, бәяләргә игътибар бирде һәм, Балтач Яңа елга әзер, дигән фикергә килде. Чөнки биредә сөт тә, май да, ит тә, ашлык та, салам да, печән дә, каз да, хәтта тайлар һәм бозаулар да сатылды.

Иртәнге сәгатьләрдән үк халык бик актив булды. Ярминкәгә бистә халкы гына түгел, авыллардан да килгән иделәр. Бүген шулай ук Чепья авылында да ярминкә булды. Ике җирлектә узган ярминкәдән һәркем канәгать калгандыр, үзләренә кирәкле продукцияне ала алганнардыр, чөнки мондагы кебек продукция төрлелеге һәм сыйфаты берәүне дә битараф калдырырлык түгел, диелә Балтач районы хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot