Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балтачның ветеран чик сакчылары Казанда хәрби-спорт темасына багышланган чарада катнашты
27 майда Казандагы ветераннар, Чик сакчылары көненә багышланган бәйрәм чараларына, Балтачка киләчәкләрен әйттеләр.
(Балтач, 2 февраль, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Гөлзидә Газизуллина). Балтачның ветеран чик сакчылары Казан шәһәрендә урнашкан 149 лицей бинасында хәрби-спорт темасына багышланган чарада катнаштылар, дип яза җирле басма.
Казанның 149 лицей бинасында ул көнне Чик гаскәрләре оешуына 100 еллыгын билгеләп үтү, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү “Татарстан чик сакчылары” ижтимагый оешмасын җәелдерү буенча сөйләшү, киңәшмә уздырдылар. Әлеге оешманың Казандагы ветераннар Балтачтагы мемориал-һәйкәлнең бик уңышлы урында урнашканлыгын һәм чик сакчыларына куелган һәйкәлнең тулы, матур булуын, республикада аңа тиң һәйкәлнең булмавын билгеләп үттеләр.
27 майда Чик сакчылары көненә багышланган бәйрәм чараларына Балтачка киләчәкләрен әйттеләр. Казан каласы бу яктан Балтачтан үрнәк алырга тиеш, диделәр. Шулай ук ветераннар лицейның спорт залында “Яшь чик сакчылары” төркеме белән очрашып, булачак Ватан сакчылары катнашында эстафета карадылар һәм үзләре дә кайбер спорт төрләрендә катнаштылар. Бу чарада безнең районның чик сакчылары ветераннары да катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз