news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачның Таузар халкы үзара салым акчасына ял итү урыны ясарга җыена

Районда үзара салым акчасына юллар төзекләндерелгән, чишмәләр каралган, эчәр су проблемалары хәл ителгән.

(Казан, 24 ноябрь, "Татар-информ", "Хезмәт", Вакыйф Зәкиев). Балтач районының Таузар авылында үзара салым акчасы гаять тә максатчан файдаланыла, дип яза "Хезмәт" газетасы.

Бердәм тавыш бирүгә, үзара салым җыюга да ияләнә башладык бугай. Акчаны бик ычкындырасы килмәсә дә, аныӊ үзеӊә уӊайлыклар тудыруга, торган җиреӊне, туган авылыӊны ямьләндерүгә сарыф ителәчәгенә нык ышангач, бирәсеӊ, бирмичә булмый шул.

Менә Таузар халкы да урамнарны төзекләндергәч, 2016 елда җыелган үзара салым акчасына авылны икегә бүлеп аккан елганыӊ ярларын агачлардан чистарту, кисү эшенә тотынганнар. Исәпләре елганыӊ һәр ике ярында үсеп, картайган талларны, өрәӊгеләрне кисеп, бу урыннарны күмәк ял итү урынына әверелдерү. Теләкләре изге булгач, хыяллары тормышка ашар таузарлыларныӊ.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100