news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачның тагын бер авылы тарихына багышланган китап дөнья күрде

«Бу китап иксез-чиксез Русия киӊлекләренә сибелгән меӊләгән татар авылларыныӊ берсенеӊ тәфсилле тарихы,» – ди китапның авторы.

(Балтач, 5 февраль, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Вакыйф Зәкиев). Балтачның тагын бер авылы тарихына багышланган китап дөнья күрде. «Бу китап иксез-чиксез Русия киӊлекләренә сибелгән меӊләгән татар авылларыныӊ берсенеӊ тәфсилле тарихы,» – ди китапның авторы, шагыйрь Гарифҗан Мөхәммәтшин. бу хакта район газетасы яза.

Балтач районы халкы бәхетле халык, чөнки монда гасырлар, буыннар аша сакланып килгән төрле милләт вәкилләренең гореф-гадәтләрен сакларга, барларга, югалтмаска өйрәнәләр. Чепьяныӊ «Халыклар дуслыгы», Карадуган авылында урнашкан «Муса Җәлил» һәм «Себер тракты» музее, татар халкыныӊ бөек драматургы Мирхәйдәр Фәйзинеӊ Шодада урнашкан музей-утары, урта мәктәпләрдә җирле-тарихи материаллар тупланган мәктәп музейлары эзләнгән, уйланган кешегә тирән тамырларны барларга киӊ мөмкинлекләр ача. Гасырлар алышкан чорда, милләтпәрвәр Бакый ага Зыятдиновныӊ 1999 елда бастырган «Себер юлы серләре», 2004 елда «Мәгърифәтле Таузар иле» китаплары районның җирле тарихын чагылдырган мул чишмәгә, китапларга юл ачты.

Алар арасында эзләнүчән тарихчы Рәфхәт ага Зариповның бай тарихлы, тирән тамырлы Түнтәр авылына багышланган «Түнтәр» китабы, Балтач авылы һәм аныӊ төрле оешмалары эшчәнлеге белән танышырга мөмкинлек биргән Ленура апа Сафина, Балтач мәгарифен тулысынча колачлаган, аерым оешмалар, күмәк хуҗалыклар тарихы аша район үсешен күзалларга ярдәм иткән Мәгъсүм ага Мөхәммәтҗанов китапларын һәм инде шушы хезмәтләр арасында аерым, үзгә урын алып торган Гарифҗан ага Мөхәммәтшинның академик хезмәтләре – «Балтач районы энциклопедиясе»неӊ ике томын, туган авылы Арборга багышлаган «Урбар» китапларын атарга була.
Әлеге хезмәтләр белән танышкан һәр кеше үз авылыныӊ, районыныӊ үткәнен, аныӊ кешеләрен искә алырга, куйган хезмәтләрен бәһаләргә күпмедер дәрәҗәдә мөмкинлек ала. Менә шушы китаплар янына тагын бер зур һәм гаять тә әһәмиятле булган «Кариле Кара иле» китабы өстәлде. Китапныӊ кереш өлешендә язылганча, «Бу китап иксез-чиксез Русия киӊлекләренә сибелгән меӊләгән татар авылларыныӊ берсенеӊ тәфсилле тарихы».

Норма мәдәният йортында «Кариле Кара иле» китабын тәкъдим итү кичәсенә килгән халык белән шыгрым тулган зал өч сәгать китапныӊ язылу тарихына, эзләнүләр, бәхетле табышлар мизгелләренә, соӊгы дүрт ел эчендә китапны туплау этаплары белән танышуны «эһ» тә итмичә тыӊлап утырды. Сәхнәдә тере тарихны чагылдырган олы бабай белән аныӊ оныгы арасында барган сөйләшү, буыннар арасында аӊлашу өчен нәкъ менә басма чыганаклар – китапныӊ кирәклеген тагын бер кат искәртте сыман, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100