news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачның Түнтәр авылында гомер итүче Гарифәбану апаны Путин котлады

Ветеранны район һәм авыл җирлеге хакимиятеннән, соңгы эшләгән урыныннан килеп бүләкләделәр.

  (Балтач, 15 декабрь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Ясминә Шәмсетдинова). Балтач районы Түнтәр авылында гомер итүче ветеран Гарифәбану Зәгъретдиновага 90 яшь тулды. Юбилярны гомер бәйрәме белән тәбрикләргә район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, Урта Көшкәт авыл җирлеге башлыгы Юрий Перфилов, “Дуслык” җәмгыяте агрономы Рәфкать Шәрәфетдинов, район социаль яклау бүлегенең "Наз" үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева, үзәкнең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина килгән иде, дип яза “Хезмәт” газетасы.

Кунаклар Гарифәбану апа Зәгъретдиновага Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, Балтач муниципаль район башлыгының, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырып, хәлен белештеләр һәм ветеранга ихлас теләкләрен җиткерделәр.

Гарифәбану апа бүген ялгыз гына гомер итсә дә, якыннарының, балаларының, онык-оныкчыкларының игътибарын һәм ихтирамын тоеп, кадер-хөрмәтен күреп тора. Алар өчен көн дә изге догаларымны кылып, тормышыма шөкер итеп яшим, ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100