Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балтачның спорт гаиләсе дигән исем өчен көрәш бара
Финалга Салихҗановлар һәм Хөсәеновлар гаиләләре чыкты.
(Балтач, 25 март, "Татар-информ", "Хезмәт", Зәлия Фәйзрахманова). Балтачның “Хыял” яшьләр үзәгендә “Әти, әни, мин – спорт гаиләсе” дигән уеннар үткәрелеп килә. Анда катнашучы гаиләләр җитезлек, көч һәм дуслык ягыннан сынала, дип яза җирле басма.
Шундый соңгы ике уенда “МДСУ-1”дән Гарифуллиннар һәм район үзәк хастаханәсеннән Салихҗановлар гаиләләре катнашты. Ә икенче парда район эчке эшләр бүлегеннән Хөсәеновлар һәм Салавыч авыл җирлегеннән Шәфигуллиннар үзара көч сынашты. Бадминтон, йөгерү, дартс, күңелле стартлар һәр ике командадан да җиңүчеләрне билгеләргә мөмкинлек бирде. Финалга Салихҗановлар һәм Хөсәеновлар гаиләләре чыкты. Әлеге командалар өчен ярышлар әле төгәлләнмәде, хәзер инде чын спорт гаиләсе булуыңны раслау өчен тагын да тырышырга туры киләчәк, һәр командага да уңышлар теләп калабыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз