Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Балтачның «Сабантуй» ял паркында «Спорт сөюче гаилә» эстафетасы оештырдылар
Шеңшеңәрдәге «Батыр» үзәге янындагы бозда «Хыял» яшьләре призына күңелле уеннар булды.
(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ», «Балтач таңнары», Зөлфия Шакирова). Балтачта ачык һавада спорт чараралары оештырыла.
Спорт һәм яшьләр эшләре бүлегенә караган тармак хезмәткәрләре көненә 3-4 спорт чарасы уздыруны максат итеп куйган.
4 гыйнварда иртәнге якта «Спорт сөюче гаиләләр» фестивале була. Шеңшеңәрдәге «Батыр» үзәге янындагы бозда «Хыял» яшьләре призына күңелле уеннар бара. «Дулкын» бассейнында шулай ук гаиләләр йөзүдә көч сынаша. «Чанатау»да «Ралли Чана -2022» диган мәктәпкәчә учреждениеләр арасында ярыш уздырыла.
Кич белән «Шугалак» бозында янә гаилә эстафетасы була. «Факел»да пневматик винтовкадан ату ярышы көтелә. Янәдән «Батыр» үзәгендә яшьләр мини футбол уйнаячак. Ә инде караңгыда районның хоккей мәйданчыкларында ветеран хоккейчылар алка суга. Менә шулай, хәрәкәттә уза бездә бәйрәмнәр. Хәзерге минутларда «Сабантуй» ял паркында «Спорт сөюче гаилә» эстафетасы бара, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз