news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачның малайлар өчен мөселман пансионатына гаризалар кабул ителә

Пансионатка керү өчен татар телендә иркен аралаша белү, татарча укый-яза белү, мәктәптә яхшы билгеләргә һәм башлангыч дини белемнәргә ия булу мөһим.

(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Балтачта эшләп килүче малайлар өчен "Ярдәм" мөселман пансионаты укучылардан гаризалар кабул итә башлады. Алар 13 нче июль көнне Балтач районы Бөрбаш авылында кабул итү комиссиясе тарафыннан каралачак. Бу хакта ТР Диния нәзарәте хәбәр итә.

Пансионатка керү өчен таләпләр: татар телендә иркен аралаша белү, татарча укый-яза белү, мәктәптә яхшы билгеләргә һәм башлангыч дини белемнәргә ия булу, намаз укый белү. Пансионатка керү - әңгәмә нәтиҗәләре буенча.

Пансионатка кабул ителәчәк укучылар өчен 15 июльдән 20 июльгә кадәр алдагы уку елына әзерлек курслары – дини тәрбия бирү дәресләре үткәреләчәк.

2019-2020 уку елында пансионатта 20 бала тәрбияләнер дип көтелә. Алар көн дәвамында Бөрбаш урта мәктәбендә укыячак. Мәктәптән соң, балалар мәчеттә дәресләр алачак һәм пансионатта яшәячәкләр. Пансионатта яшәү һәм туклану - түләүсез.

  • Балтач районы Бөрбаш авылында малайлар пансионаты рәсми рәвештә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында 2018 елның 9 ноябрендә – Мәүлид аеның беренче көнендә ачылды.
  • Мөселман пансионатын тәмамлаучылар Россия ислам институтында укуларын дәвам итә алачак.
  • 2018-2019 нчы уку елында Бөрбаш малайлар пансионатында 13 бала яшәде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100