news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтачның Кече Лызи укучылары тәнәфестә урамда физкультура белән шөгыльләнә

Укучылар гына түгел, укытучылар да аннан читтә калмый, ди мәктәп директоры Марат Исмәгыйлев

 (Казан, 7 сентябрь, “Татар-информ”). Узган уку елында Балтач районының Кече Лызи мәктәбендә тәнәфес вакытында мәктәп тирәли әйләнеп керүне гадәткә керткән булалар. Бу уку елында да әлеге чара дәвам итәчәк икән. Икенче тәнәфестән соң башлангыч һәм урта сыйныфлар, өченче тәнәфестә югары сыйныф укучылары мәктәп территориясенә чыгып, һава алыштырып әйләнеп керә, дип хәбәри итә baltaci.ru.



“Укучылар гына түгел, укытучылар да аннан читтә калмый. Саф һава сулаудан тыш, тәннәрне язар өчен менә дигән физкультура да”, – ди бу уңайдан мәктәп директоры Марат Исмәгыйлев.

news_right_1
news_right_2
news_bot