Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балтачның “Каймак-Тау”ында онытылмаслык бәйрәм булды
Чарада катнашкан һәркемгә Балтач сөт-май комбинаты ярдәме белән истәлек бүләкләре тапшырылды.
(Балтач, 6 февраль, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Зәлия Фәйзрахманова).“Факел” яшүсмерләр клубы Балтач сөт-май комбинаты белән берлектә “Каймак-Тау”да бик күңелле ярышлар үткәрделәр, дип яза җирле басма.
Әлеге стартларда катнашу өчен гади генә шартларны үтәргә кирәк иде – күңелле компания туплап, чаналарны алып, “Каймак” кибете каршында урнашкан тауга килергә. Бирегә килүчеләрнең берсенең дә сынауларның узган елгыдан үзгә булып, катлаулануына да исе китми, җиңәргә дигән максат белән алга карап, шат авазларга тирә-юньне күмеп, тау өстеннән аска ыргылды. Әлеге чарада катнашучы һәркемнең күңеле шат иде, чөнки шаян да һәм шул ук вакытта ярыш форматында барган әлеге чара һәркемнән җитдилек тә таләп итте.
Чарада катнашкан һәркемгә Балтач сөт-май комбинаты ярдәме белән истәлек бүләкләре тапшырылды. Кайнар чәй белән тәмле коймаклар исә җаннарга рәхәтлек бирде, тәннәргә җылылык өстәде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз