news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачның иң яхшы әйдаманы ачыкланды

Балтач гимназиясе базасында "Иң яхшы әйдаман" республика конкурсының муниципаль этабы узды.

(Балтач, 15 февраль, «Татар-информ», «Хезмәт», Гөлзидә Газизуллина). Балтач гимназиясендә үткән “Иң яхшы әйдаман” республика конкурсында 19 әйдаман ярышты, дип яза районның “Хезмәт” газетасы.

Алар белемнәрен, сәләтләрен төрле конкурсларда сынадылар, үзләре белән таныштырдылар, Пионериянең 95 еллыгына багышланган эссе яздылар, залдагы балалар белән отряд әйдаманы буларак уен уйнаттылар, хәлиткеч биремнәрне үтәделәр, яраткан шөгыльләрен күрсәттеләр. Бар яктан да сәләтле әйдаманнар авырлыкларны җиңеп чыктылар.

Конкурс нәтиҗәләре буенча Балтач урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Ләйсән Котдусова – беренче, Чепья урта мәктәбеннән Айгөл Филлипова – икенче, Яңгул урта мәктәбеннән Ләйлә Мөбарәкова өченче призлы урын яулады.

Куныр мәктәбеннән Зөлфия Закирова, Салавычтан Ризәлә Нәфыйкова, Соснадан Данил Садыйков, Урта Көшкәттән Юлия Терентьева, Кече Лызи мәктәбеннән Татьяна Петрова, Балтач гимназиясеннән Нәргизә Хәкимова төрле номинацияләр буенча бүләкләнде, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100