news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтачның иң оста өстәмә белем бирү педагогы ачыкланды

Сосна мәктәбендә өстәмә белем бирү педагоглары һәм педагог-оештыручылар өчен “Йөрәгемне балаларга бирәм” республика конкурсының муниципаль этабы узды.

(Балтач, 25 февраль, «Татар-информ», «Хезмәт», Гөлзидә Газизуллина). Балтач районы Сосна мәктәбендә өстәмә белем бирү педагоглары һәм педагог-оештыручылар өчен “Йөрәгемне балаларга бирәм” республика конкурсының муниципаль этабы узды, дип яза районның "Хезмәт" газетасы.  

Конкурста барлыгы биш мөгаллим катнашты. Куныр урта мәктәбеннән Радик Фәйзразманов, Бөрбаштан Ләйсән Әхмәдиева, Балтачтан Руфия Әхмәдуллина, Кече Лызидан Лилия Закирҗанова һәм Субаш мәктәбеннән Энҗе Хөснетдинова арасында кискен ярыш барды. Ярыш вакытында педагоглар дәрес бирүдән тыш, жюри әзерләгән сорауларга җавап бирде, төрле сынаулар аша үтте.

Руфия Әхмадуллинага тиңнәр булмады. Энҗе Хөснетдинова – икенче, Лилия Закирҗанова һәм Ләйсән Әхмәдиева өченче призлы урын яулады.

news_right_1
news_right_2
news_bot