news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачның “Факел” клубында һәр балага шөгыль бар

Биредә берсеннән-берсе кызыклы түгәрәкләр дә эшли, үзең теләгәнчә ял итәргә дә мөмкин.

(Балтач, 27 октябрь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Гөлзидә Газизуллина). Балтачның “Факел” клубында берсеннән-берсе кызыклы түгәрәкләр эшли. Бу туырда район басмасы хәбәр итә.

"Факел" клубында һәр бала үз күңеленә хуш килгән шөгыль таба ала. Берсеннән-берсе кызыклы күпсанлы түгәрәкләрдә физик һәм акыл көчен үстерергә мөмкин булса, биредә түгәрәкләрдән тыш та яңа төр уеннар уйнарга, яңа дуслар табарга, аралашырга, ял итәргә була.

Килгән балаларны клуб хезмәткәрләре: “Үзегез белән дусларыгызны да алып килергә онытмагыз!" – дип озатып кала. Шуңа күрә йөрүчеләр саны көннән-көн арта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100