news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачның Чутай авылын утлы иткән Шәйхетдин ага Гәйфетдинов 90 яшен тутырды

Чутай авылында яшәүче өлкән буын вәкиле Шәйхетдин Гәйфетдин улы Гәйфетдиновка да 90 яшь тулды.

(Балтач, 1 март, «Татар-информ», «Хезмәт», Ясминә Шәмсетдинова). Балтачның Чутай авылын утлы иткән Шәйхетдин ага Гәйфетдинов 90 яшен тутырды. Ветеранны олы юбилее белән Балтач муниципаль район контроль хисап палатасы рәисе Равил Кәримов, “Наз” социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Нөнәгәр авыл җирлеге башлыгы Альфред Әхмәтханов, “Кызыл юл” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативының баш агрономы Рәис Сафиуллин котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын Котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар, дип яза «Хезмәт» сайты.



Шәйхетдин ага Гәйфетдинов сокланырлык гомер юлы үткән. "Тормыштан зарланмадым, гомер буе кулдан килгәнчә эшләп яшәдем. Шуңа күрә без начар яшәмәдек. Балачагым, үсмер елларым сугыш елларына туры килде. Дүрт класс белемле генә булсам да, илләр бераз тынычлангач, Үрнәккә барып укып кайту бәхетенә ирештем. Колхозда тракторда эшләдем, электр үткәргечләр кертү эшенең серләренә төшенеп, күрше Нөнәгәр авылыннан Хәйдәр исемле кеше белән авылда ут кертү эшен башкардым, агач яру мастерскоенда эшләдем, кич авылга электр уты бирә идем. Техника белән бик кызыксынырга яраттым", - дип истәлекләре белән уртаклаша ветераныбыз.

"Авылда иң беренче булып телевизор алып кайткан кеше дә Шәйхи абый булды, аларның өенә бөтен авыл белән телевизор карарга җыела торган идек", - дип искә ала шушы авыл егете, баш агрономы Рәис Сафиуллин да.

1952 елда Шеңшеңәр авылының уңган кызы Маһидилбәр белән гаилә корып, 52 ел бергә парлы гомер үтәләр. Тормыш иптәше вафат булганга да 10 елдан артык үткән. Шулай булса да, тормышка шөкер итеп яши ветеран. "Күршеләрем яхшы булды, ташламыйлар. Хәлемне белеп кайгыртып торалар. Яшь чагында ук Чепья авылыннан мәктәпкә укытырга килеп, бездә йортта торган Мәүҗидә Вафинага аеруча да рәхмәтле мин. Безнең күрше егетенә тормышка чыгып, авылда калды, безне онытмады, ярдәменнән ташламады. Кызыбыз кебек якын булды. Күрсәткән яхшылыклары үзенә әйләнеп катйсын!" - дип тели ветеран.

Ветераннарга баргач, аларның яшәү шартлары белән танышабыз, аларның гозерләрен тыңлыйбыз. Тик бу очракта ялгыз яшәүче, заманында Чутай авылын утлы иткән ветераны Шәйхетдин Гәйфетдиновның йорты эчендәге электр үткәргеч чыбыклар начар хәлдә, шактый тузган. Янгын куркынычсызлыгы ягыннан игътибар сорый. Шулай ук газ миче дә озак еллар хезмәт итеп сафтан чыккан, начар эшли. Бик салкыннарда ветеран өен җылытыр өчен утын ягарга мәҗбүр. Ветеран үзе "Гомеремдә зарланганым булмады", дисә дә, бу җитешсезлекләргә килгән кунаклар игътибар итми кала алмады. Киләчәктә бу мәсьәләләрне хәл итүдә авыл җирлеге башлыгының һәм үзе хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан "Кызыл юл" җәмгыяте җитәкчелегенең ярдәменә өметләник, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100