Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Балтачның Борбаш авылында малайлар өчен пансионат ачылачак
40 кешегә исәпләнгән бинаны сентябрьгә кадәр кулланылышка тапшыру ниятләнә.
(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Балтач районы Борбаш авылында күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче малайлар өчен пансионат ачылачак. Ул 40 кешегә исәпләнгән. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә “Ислам” хәйрия фондының идарә рәисе Илһам Исмәгыйлев хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, пансионат булдыру өчен район хакимияте иске мәктәп бинасын хәйрия фондына тапшырган. Хәзер анда төзекләндерү эшләре алып барыла һәм матди ярдәм итүчеләр булган очракта, бинаны сентябрь аена кадәр файдалануга тапшырырыга ниятлиләр.
“Бу авылны сайлавыбыз юкка гына түгел, чөнки Борбашта яшәүчеләр тәртипле, тәрбияле. Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев шул авылдан. Авылда үскән балалар эшкә дә өйрәнеп үсә, авылны саклауда да аларның өлеше зур. Биредә татар телендә яхшы сөйләшергә өйрәнергә мөмкин. Рухи тәрбия ягы да мөһим”, - диде әңгәмәдәшебез.
Пансионатта тәрбияләнү өчен күп балалы гаиләдән булу гына аз. Баланың сәләтле булуына да игътибар ителә. Проектны гамәлгә ашыру да әлеге балалрга сәләтләрен үстерергә ярдәм итү. Илһам Исмәгыйлев сүзләренчә, инде анда тәрбияләнергә теләүчеләр дә бар. Аларны август аенда сайлап алу планлаштырыла.
Пансионат каршында гына яңа мәктәп урнашкан. Балалар шунда белем алачак. Әгәр репититорларга ихтыяҗ булса, аларны да чакртачакбыз, ди Илһам Исмәгыйлев.
Проект үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтсә, алга таба Татарстанның башка районнарында һәм кызлар өчен дә пансионатлар ачылу күздә тотыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз