news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтачның бер авылында Сабантуй батырына ат бирәчәкләр

Быел Нөнәгәрдә – ат, Аланда исә җиңүчегә колын тәгаенләнгән.

(Балтач, 14 июнь, “Татар-информ”, “Хезмәт”). Гадәттә районда барлык Сабантуйларда диярлек баш батырга тәкә бирелә. Быел Нөнәгәрдә – ат, Аланда исә җиңүчегә колын тәгаенләнгән, дип яза җирле басма.

Балтачның Нөнәгәр авылында Сабантуй 15 июнь көнне, сәгать 2дә башланачак. Сабантуй кунакларын мул табыннар, эчкерсез аралашу, бай сәүдә нокталары һәм күңелле уен-тамашалар көтә. Нөнәгәр егете, Татарстан Республикасыныӊ Әйләнә-тирә мохитны саклау өлкәсендә баш Дәүләт инспекторы, республиканыӊ Экология министры урынбасары Фаяз Шакиров Сабантуйныӊ баш батырына ат бүләк итәчәк. Башка ярышларда, уеннарда җиңүчеләргә, катнашучыларга да саллы призлар куелган.

news_right_1
news_right_2
news_bot