news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтачның бер авылында «Иң яхшы әти» һǝм «2020 ел хуҗабикǝсе»н ачыклаганнар

Барлык сынау нәтиҗәләре буенча, «Иң яхшы әти» исеменә Илнур Зәкиев, «2020 ел хуҗабикәсе» исеме Руфия Фатыйховага бирелде.

Балтачның бер авылында «Иң яхшы әти» һǝм «2020 ел хуҗабикǝсе»н ачыклаганнар
baltaci.ru

(Балтач, 11 март, «Татар-информ», «Хезмәт»). Балтач районының Шеңшеңәр авылының «Батыр» яшьләр үзәгендә «Иң яхшы әти» һәм «2020 ел хуҗабикәсе» дип аталган күңел ачу уеннары үткәрде. Бу турыда раойн басмасы хәбәр итә.

Ярышлар вакытында барлык катнашучыларга да вакытка һәм сыйфатка төрле сынаулар узарга туры килде.

Барлык сынау нәтиҗәләре буенча, «Иң яхшы әти» исеменә Илнур Зәкиев, «2020 ел хуҗабикәсе» исеме Руфия Фатыйховага бирелде.

Барлык катнашучыларга да «Хыял» яшьләр үзәге исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot