news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтачның бер авылында чебиләр үлеп беткән

Чуаш чебиләрен алырга кирәк, ул якларда мондый афәт юк, - ди чеби сатучыларның берсе.

(Балтач, 26 июнь, "Татар-информ", "Хезмәт", Зөлфия Шакирова). Балтач районының бер авылында бройлер чебиләр үлә дигән хәбәр яшен тизлегедәй таралды, дип яза җирле басма.

Тизәкләре дә канлы икән. Сатучы да кире акчаларын өләшергә мәҗбүр булган. Кош гриппы дигән куркыныч хәбәр таралганда мондый хәл авыл халкын нык шикләндергән. Алай ук микән, Лаеш кошчылык фабрикасы дөрләп яна торды, авыл кешесе кырылып чеби ала торды. Чеби сатучыларның берсенең дә сату үтми дип зарланганы ишетелмәде.

– Бу хәбәрне без дә ишеттек, – ди чеби сатучыларның берсе. – Чуаш чебиләрен алырга кирәк, ул якларда мондый афәт юк.

Ветхезмәткәрләрдән алынган мәгълүмат буенча, чебиләр эчәкләренә салкын тигәнлектән дә канлы тизәк чыгара икән. Чебешләрне ныгытып җибәрү өчен әрем суы белән эче су әйбәт, диләр алар, диелгән район хәбәрендә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot