news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачның Бөрбаш балалар бакчасында дини бәйрәм үткәрелде

Анда Татарстанның баш казые, Балтач районының имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев балаларга күчтәнәчләр алып килде.

 (Балтач, 27 декабрь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Зәлия Фәйзрахманова). Мәүлид — мөселманнарның иң кадерле һәм күркәм бәйрәмнәренең берсе. Бу бөек бәйрәмнең эчтәлеге кешеләр мәнфәгатен кайгырту, аларны ярату һәм ярдәм кулы сузуга нигезләнгән. Татарстанның Балтач районы Бөрбаш авылы балалар бакчасында әлеге бәйрәм сабыйларның әтиләрен кунакка дәшеп, балаларның әлеге бәйрәм уңаеннан әзерләнгән чыгышлары белән үтте, дип хәбәр итә урыннан “Хезмәт” газетасы.

Татарстанның баш казые, Балтач районының имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев бакчага бәрәкәт, күңелләргә иман нуры, иминлек, тынычлык, мәхәббәт теләде. Ул һәр балага күчтәнәчләр тулы каплар өләште, дип хәбәр иттеләр Бөрбаш авылы балалар бакчасыннан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100