news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачның авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре инженерлары катнашында семинар-киңәшмә булды

Район буенча авыл хуҗалыгы техникаларын һәм амбарларны 2017 елның язгы кыр эшләренә әзерләп чыгар өчен 76 млн сум акча кирәклеге билгеле булды.

(Балтач, 10 ноябрь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Я. Шәмсетдинова). "Сорнай" җәмгыятендә Балтачның авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре инженерлары катнашында узган семинар-киңәшмәдә авыл хуҗалыгы машиналарының 2016 елгы сакланышына һәм хәзер бара торган ремонтның барышына бәя бирелде. Шулай ук иске, яраксыз техникаларны гамәлдән төшерү һәм яңа 2017 елгы эш сезонына планнар белән таныштылар. Бу хакта Балтачның "Хезмәт" газетасы яза.

Семинарда катнашкан ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инженер-техник бүлеге җитәкчесе урынбасары Ринат Гатиятов "Сорнай" җәмгыятендә эшнең торышы, оештырылышы белән якыннан кызыксынды. Әлеге чараның гамәли өлешендә төп игътибар Балтач бистәсе һәм Кече Лызи җирлекләрендә урнашкан техника паркларында саклауга куелган авыл хуҗалыгы техникаларының, аккумуляторлар сакланышына, гаражларда тудырылган уңай шартларга, техник күзәтү уза торган гаражның торышына, хезмәтне саклау бүлмәсе һәм аның җиһазланышына, документлар тутырылышына бирелде. «Сорнай» җәмгыятендә барлыгы 340 тырма, 21 данә чәчкеч, 24 культиватор, 28 каток агрегатлары бар. Шуларның 85 проценты ремонтланып беткән булуы Ринат Гатиятовта һәм шулай ук биредә катнашучыларда уңай тәэсир калдырды.

Ринат Гатиятов инженерларларны техникаларны яңарту, ягъни яңаларын алу мәсьәләсенә кагылышлы 60х40 һәм “Россагролизинг”, “Татагролизинг”, “№1432” кебек дәүләт программалары белән таныштырды.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәүс Нәбиуллин быелгы эшләргә анализ ясап, техниканы алдагы сезонга кыр эшләренә әзерләү буенча хуҗалыкларның инженер-техник хезмәткәрләре алдында торган бурычларга тукталды: тракторларны 1 мартка кадәр, җир эшкәртү һәм чәчү машиналарын – 15 мартка, азык җыючы техникаларны 10 майга, бөртекле культураларны эшкәртүдә кулланыла торган комплекслы машинларны 1 июльгә, бәрәңге ала торган техникаларны 1 августка кадәр ремонтлап бетерергә кирәклеген ассызыклады.

“Сорнай” хуҗалыгының баш инженеры Фидаил Гарәфетдинов җитәкчелегендә машина-трактор паркында ел әйләнәсе ныклы тәртип, җитди эш оештырыла. Авыл хуҗалыгы машиналарын ремотлау белән махсус бригада шөгыльләнә.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәүс Нәбиуллин барлык җәмгыятьләрдә дә машиналар ремонтлау өчен махсус жылытылган бина булырга тиешлеген искәртте. Шулай ук берничә хуҗалыкның ел барышында ясаган хаталарына һәм техникаларны сакланышка куйганда булган кимчелекләрне әйтеп, җаваплылыкны арттырырга кушты.

Килгән белгечләр “Сорнай” җәмгыятенең машина-трактор паркындагы эшнең торышына югары бәя бирделәр, мондагы газ хуҗалыгын, барлык биналарның да газ ягып җылытылуын ошаттылар. Алар машина-трактор паркында әйтелгәннәрнең бер өлешен практик яктан ныгыттылар һәм 2017 елның кыр эшләре сезонына техникаларны әзерләүне оештыру буенча фикер алыштылар. Җирдән файдалана белү, туфракны дөрес эшкәртү, үз чиратында, техникаларның төзеклегенә бәйле. Балтачлыларның игенчелектәге уңышлары югары бәяләнеп килә икән, димәк, ел саен авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә мондый семинарлар үткәрүнең нәтиҗәсе бар дигән сүз.

“Хәзер районда ремонт эшләрендә 29 махсус бригада оештырылган, аларда 89 эшче хезмәт куя. Районда 26 төзәтү мастерское бар, шуларнын 25е җылытыла торган. Район буенча авыл хуҗалыгы техникаларын һәм амбарларны 2017 елның язгы кыр эшләренә әзерләп чыгар өчен 76 млн. сум күләмендә акча кирәк. Ел барышында хуҗалыклар бу эшләрне кредитлар алмыйча, үз хисапларына башкарырга планлаштыралар. Район буенча тырмалар – 32 процент, чәчкечләр – 22 процент, культиваторлар – 36 процент, катоклар 19 процент ремонтланган”, - дип хәбәр итте авыл хуҗалыгы идарәсеннән Ришат Нуриев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100