news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачның “Ак калфак”чылары быел кәсепчеләрне барлау эшенә керешә

Шушы көннәрдә район мәдәният үзәгендә “Ак калфак” оешмалары җитәкчеләре катнашында “Авылыбызның бай тарихлы кәсепчеләре” темасына киңәшмә узды.

(Балтач, 2 февраль, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Ясминә Шәмсетдинова). Балтач районы мәдәният үзәгендә “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Балтач районындагы бүлекчәсе җитәкчесе Зөлфирә Фәсхиевна Камалова җитәкчелегендә авыл җирлекләрендә оешкан “Ак калфак” оешмаларының җитәкчеләре катнашында киңәшмә булды. Киңәшмә “Авылыбызның бай тарихлы кәсепчеләре” дигән темага багышланган иде, дип яза җирле басма.

Агымдагы ел дәверендә “Ак калфак” составына керүчеләргә һәр авыл җирлегендә һәм шул җирлеккә кергән авыллардагы кәсепчеләрне, һөнәрчеләрне, эш һәм уен коралларын барлау бурычы куелды. Авылларыбызның тормыш-көнкүрешен һәм халкының яшәешен чагылдыру максатыннан элек һәм хәзер нәрсә белән шөгыльләнүләрен өйрәнү, аларны саклап калуга өлеш кертү һәм тапкан мәгълүматларны музейлар эшчәнлеге белән бәйләү – “Ак калфак” җитәкчеләренең төп бурычы булачак.

Киңәшмәнең җанлы фикер-тәкъдимнәр алышу мизгелләре чәй табыны артында үтте. Авылларда китапханә, клуб, мәктәп биналарында булдырылган музейларда булырга, кәсепчелеккә кагылышлы мәгълүматларны алар аша табарга мөмкин булуы да искәртелде.

Тарихны барлау, гореф-гадәт, йолаларны саклау, яшь буынга тапшыру, милли тәрбия һәм белем бирүдә өлеш кертү – бу барлык сыйфатлар иҗтимагый оешманың төп эш максаты булып тора. Менә шул юнәлештә нәтиҗәле эш-гамәлләре белән исемнәре районыбызда гына түгел, ә республика, хәтта Рәсәй күләменә танылган райондаш хатын-кызлар да бар “Ак калфак” оешмасы составында. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов бу киңәшмәдә катнашып, әнә шундый ханымнарны бүләкләп узды.

Шушы күтәренке рухта “Ак калфак”лылар Балтач урта мәктәбе базасында быелгы уку елында яңача сулыш алып эшли башлаган музей бүлмәсе белән, район социаль яклау бүлегендәге яңалыклар, уңайлыклар, ачылган яңа кабинетлар белән таныштылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100