news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтачның Агрохимсервис җәмгыяте ветераннарын район газетасына яздыра

Предприятие "Әти-әниеңне яздыр. Якыннарыңны вакытлы матбугатка яздыр" дип аталган акциягә кушылды.

(Балтач, 12 декабрь, "Татар-информ", "Хезмәт", Зәлия Хәсәнова). Татарстанның Балтач районы "Агрохимсервис" җәмгыяте районның "Хезмәт" газетасы белән һәрчак тыгыз элемтәдә эшли. Предприятие "Әти-әниеңне яздыр. Якыннарыңны вакытлы матбугатка яздыр" дип аталган акциягә кушылып, ветераннарны район газетасына яздырды, дип хәбәр итә "Хезмәт" басмасы.
 
Шулай итеп, хәзер киләсе елда бу җәмгыятьтә озак еллар эшләп лаеклы ялга чыккан Иске Салавычтан Мансур Галиев, Чепьядан Мөдәрис Шәмсемөхәммәтов, Балтачтан Гайсә Насыйбуллин "Агрохимсервис" яздырган "Хезмәт"не, ә Чепьядан Юрий Абрамовка "Азьлане" газетасын укыячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot