news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтачның 43 машина йөртүчесе штрафын ике тапкыр арттырып түләгән

Быелның биш аенда штрафларын вакытында түләмәгән 69 шоферның “эше” судка җибәрелде.

(Балтач,12 июнь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Зәлия Фәйзрахманова). Быелның биш аенда штрафларын вакытында түләмәгән 69 балтачлының “эше” судка җибәрелде. Шуларның 43енә штрафларының суммасын ике тапкырга арттырып түләтергә карар чыгарылды, дип яза җирле басма.

Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 20.25 маддәсе нигезендә административ штраф законда каралган срокта түләнмәгән очракта түләнмәгән административ штраф суммасының икеләтелгән күләмендә, әмма бер мең сумнан да ким булмаган штраф салына,15 тәүлеккә кадәр административ кулга алына яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш каралган. Кодексның 20.25 маддәсе нигезендә җавапка тарту штрафны бозу турында карар алган вакыттан 70 көн эчендә түләргә кирәк. 2018 елның биш аенда 69 шундый шоферга карата административ беркетмә төзелеп судка җибәрелде. Шуларның 43енә штрафларының суммасын ике тапкырга арттырып түләү каралды, 15 кеше 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алынды, 4 кешегә 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш каралды. Мондый күңелсез хәлгә калмас өчен штрафлар турында даими белешеп торырга кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot