news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтачлыларга үзенчәлекле шартларда паспортлар тапшырылды

Тантаналы чара Карадуган авылында Муса Җәлил һәм Себер тракты тарихы музеенда узуы белән истәлекле булды.

(Балтач, 3 май, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Гөлзидә Газизуллина). Бөек Җиңү көне якынлашу уңаеннан, Балтач районы ЗАГС бүлеге, ФМС хезмәте белән берлектә 14 яше тулган яшүсмер балтачлыларга паспорт тапшырдылар, дип яза җирле басма.

Тантаналы чара Карадуган авылында Муса Җәлил һәм Себер тракты тарихы музеенда узды. Килгән кунакларны, чарада катнашучыларны иң элек ЗАГС бүлеге җитәкчесе Люция Нигъмәтҗанова котлады. Паспортларны яшүсмерләргә Федераль миграция хезмәтенең Балтач бүлекчәсе җитәкчесе Рамил Хафизов тапшырды, шулай ук район яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең әйдәп баручы белгече Айсылу Нуриева да җылы теләкләр ирештерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot