news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачлылар үзара салымның мөһимлеген аңлыйлар

Балтачта кичә референдум узды.

(Балтач, "Татар-информ", 20 ноябрь, "Хезмәт", Гөлзидә Газизуллина). Кичә Балтачта кичә референдум көне иде, дип яза җирле басма.

Иртәнге 7дән башланган референдумда район халкы зур активлык белән тавыш бирде. Һәр сайлау участогында бәйрәм рухы буларак үзешчәннәр концерты тәкъдим ителде.

Үзара салым акчасының мөһимлеге һәм алдагы еллада нәрсәләргә тотылганлыгы турында видеоролик күрсәтелде.

Балтач бистәсенең "Факел" яшүсмерләр клубында урнашкан 1092нче номерлы сайлау участогы беренчеләрдән булып килгән Рәшит Муллагалиев менә нәрсәләр ди:

– Шөкер Балтачыбызда инде ничә еллар дәвамында үзара салым акчасы максатчан файдаланылып, торотуарлар төзелә, урамнарга вак таш җәелә. Авыл, шәһәр җирлеге өчен мөһим булган мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек туган икән, моннан файдаланып калырга кирәк.

1074нче номерлы Салавыч сайлау участогында да халык бик актив булып, иртәнге сәгатьтә үк күпләп килгән, инде тугызынчы яртыда комиссия членнары кемнәр килмәгән әле дип исемлек барлый иде.

– Авыл җирлекләрендә нигездә үзара салым акчалары урамнарга, тыкрыкларга вак таш түшәүгә тотыла, безнең җирлектә дә шулай. 2018 ел тагын берничә урамга таш җәелеп, халык өчен уңайлылыклар тудырылачак. Шуңа да референдумга беренчеләрдән булып килеп тавыш бирдек һәм әлбәттә уңай тавыш, – ди Гөлсинә Гарипова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100